Финанс министрлыгы S&P Global Ratings агентлыгының тотрыклы фараз белән "ВВВ-" дәрәҗәсендә Россиянең кредит рейтингын сакап калу турында карарын уңай бәяли. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Standard & Poor's Халыкара рейтинг агентлыгы РФ мөстәкыйль кредит рейтингын “тотрыклы” фараз белән BBB-" дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта S&P хәбәрендә әйтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Кече һәм урта предприятиеләр өчен дәүләт компанияләре һәм дәүләт корпорацияләре сатып алулары катнашындагы преференцияләр үзмәшгульләргә дә җәелдереләчәк. Тиешле закон проекты Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм норматив-хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.
Россия Хөкүмәте бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өчен РФ Бюджет кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында Дәүләт Думасына закон проектын керткән. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә. Документ тарафыннан РФ субъектларының бюджетлары дефицитларының чик зурлыгын 15%тан 10%ка кадәр кыскарту күздә тотыла.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8 %ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына федераль бюджетка үзгәрешләр кертү турында законга кул куйган. Аның буенча, аерым алганда, беренчел фаразга карата нефть-газ керемнәре бәяләве төшә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Бүген 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.
Россия Финанс министрлыгы закон проектын әзерләүгә керешкән, кабул ителгән очракта, ул барлык аудиторларны тикшерүләр барышында алынган документларын бары РФ территориясендә генә сакларга йөкләтәчәк. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган закон проектының паспортында әйтелгән.