Россиянең икътисады үсешенең финанс моделенә төзәтмәләр кертү кирәкми, ул кайбер үсеш алган илләрнекеннән тотрыклырак. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең эше турында Дәүләт Думасында еллык хисабы вакытында җиткерде.
Финанс министрлыгы демпфирлый торган механизмны (нефтьне эшкәртү тармагы өчен компенсацияли торган механизм) төзәтүдән бюджетта төшеп калырга мөмкин керемнәр күләмнәрен яңадан тикшергән. Алар елга 60 млрд тан 200 млрд сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня-тариф сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
2019 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте белән киңәшмә үткәрде. Чарада, 2019 елның 1 кварталына, 2019 елның 2 кварталына, гомумән 2019 елга тәгаенләгән фаразның йомгаклары буенча бюджетка түләүләр, җитештерү күрсәткечләре тикшерелде.
Россия үз ресурслары хисабына икътисадының алга үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәргә исәп тота, шул ук вакытта ил чит ил инвесторлары өчен ачык булып кала. Шундый ниятләр турында РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов “Россия-24” телеканалының эфирында белдерде.
Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы киләсе финанс елда гамәлгә керәчәк салымнар һәм җыемнар турында законнарга үзгәрешләрне кабул итүнең чик срогын 1 сентябрьдән 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим итте. Әлеге закон проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Өстәмә кыйммәткә салымның ставкасы 20% кадәр күтәрелүдән уңай икътисадый йогынты елның икенче яртысында көтелә. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Югары икътисадның мәктәбендә үткән Апрель укуларында чыгышы вакытында хәбәр итте.
“Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда РФ икътисады үсешенең фаразланган 1,3%тан югары булуын мөмкин дип саный. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
Россия Банкы 2018 елда РФ икътисадының фаразланган 1,3%тан югарырак үсешенә алшартлар күрә. Бу хакта РФ Үзәк Банкы Рәисенең беренче урынбасары Ксения Юдаева хәбәр итте.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуановның федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә илкүләм проектларның үтәлеше буенча эшне тизләтү инициативаларын хуплады. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте.