Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 749 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 9 млн 235 мең сумга 246 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр ите.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
2018 елның икенче кварталында еллык чагылышта Россия икътисады үсеше 1,8% кадәр кызуланды, беренче яртыеллык йомгаклары буенча РФ тулаем эчке продукты 1,7%ка үсте. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының “Эшлекле активлык картинасы. 2018 елның июле” докладында хәбәр ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнезанов үзмәшгуль эшкуарлар белән очрашты. Чараны ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды.
Бүген 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым буенча комитеты парламентның түбәнге палатасына 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салым ставкасын хәзерге 18%тан 20%ка кадәр арттыра торган һәм берүк вакытта элегрәк арттырырга ниятләнгән социаль бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәренә ставканы даими рәвештә калдыра торган закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Думага тикшерүгә документны 18 июль көнне чыгарырга планлаштырыла.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Барлыгы программада 43 муниципаль район (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Тулаем 5,3 млн. кв. метр мәйданда 995 күп фатирлы йорт бу. 224 мең гражданга тормыш шартларын яхшырту карала. Бүген бу хакта йоры узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Россия 2017 елда тулаем эчке продукт күләме буенча икътисадлар рейтингында 12 урыннан 11 урынга күтәрелгән. Бу хакта Бөтендөнья банкы мәгълүматында хәбәр ителә.