Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Һөнәри керемгә салымнан чаралар бюджеттан тыш фондларга ничек бүленәчәге турында соңгы карар сентябрьдә кабул ителәчәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
3 августка республикада 1 млн 321,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 55%ын тәшкил итә. Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы Хөкүмәткә Челтәрдә алкогольне сатуны көйли торган закон проектын керткән. Бу хакта Салым һәм таможня сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
2018 елның гыйнварыннан алып июльгә кадәр чорда Urals маркасы нефтенә бәя 2017 елның шул ук чорына карата 40%ка дяирлек артты һәм баррель өчен $69,43 тәшкил итте. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының матбугат хезмәте 1 августта хәбәр итте.
Үзмәшгульләр үзләрен пенсия белән тәэмин итү буенча җаваплылыкы үз өстенә алырга тиеш. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте. Дәүләт аларга бары социаль пенсияне генә тәэмин итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
Берүк вакытта өч ел дәвамында файдалы казылмаларны табуга салымны арттырган вакытта, 2019 елдан башлап, салым маневрының тәмамлану стадиясендә нефтькә экспорт пошлинасы алты ел дәвамында хәзерге 30%тан 0%ка кадәр төшәчәк.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-июнендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2018 елның июль аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.