ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге рейтинг илкүләм шкала буенча бурыч түләүгә сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.

Бүген Бөгелмә муниципаль районының Карабаш поселогында, «Нептун» ял базасында Нефть саммиты-2018 ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм Казан шәһәрендәге "Пивоварня-Москва-Эфес" филиалы Акционерлар җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге киңәшмәләрдә җитештерү күрсәткечләре, 2018 елның 6 аенда Татарстан Республикасы бюджетына түләнүче акцизлар һәм 2018 елның 3 кварталында өмет ителгән акцизлар күләме тикшерелде.

РФ Финанс министрлыгы трансферт бәя хасил итүдә контроль бетерелгәннән соң куркынычларны киметер өчен төбәкләрне биш ел дәвамында оешмалар табышына салымның киметелгән ставкасын билгеләү хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин Дәүләт Думасында РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тикшергәндә җиткерде.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы сәламәтлек саклауга, мәгарифкә һәм социаль сәясәткә федераль бюджеттан чыгымнарны (киләсе өч ел эчендә 500 миллиард сумга диярлек арттырып) шактый үстерергә планлаштыра. Бу хакта 2019-2021 елларга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре проектында җиткерелә.

Максатчан бюджетара трансфертлар Президент указы бурычларын һәм приоритетларын һәм дәүләтнең пространстволы үсеше стратегиясен исәпкә алып яңадан ориентацияләнәчәк һәм приоритетлар билгеләнәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Ирина Гусева хәбәр итте.

Хезмәт хакы салымнарының җыелуы һәм күләгәдәге секторны киметү Финанс министрлыгының аеруча игътибарга лаек зонасында булачак. Бу хакта “2019 елга һәм 2020, 2021 елларга бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре” проектында җиткерелә.


7
июль, 2018 ел
шимбә

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 693 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн. 869 мең сумлык 226 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


6
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

 “Цифрлы икътисад” программасы приоритетлары арасында – инновацияле идеяләргә стимул бирү һәм икътисадый ирекләрне, россиялеләрнең милеген һәм шәхси тормышын ышанычлы якларга мөмкинлек биргән сыгылмалы хокукый җайга салуны булдыру. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International