Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар Форумы – 2017нең «Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» пленар дискуссиясендә катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте.
РФ Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Гайдар Форумы, Россиянең һәм бөтен дөньяның әйдәүче экспертлары очрашып, глобаль икътисад, илебез һәм төбәкләр икътисады кичерүче кискен мәсьәләләр, хәлләр турында җыелып сөйләшерлек нәтиҗәле мәйданчык.
Россия Федерациясе Финанслар министырлыгы 1 мартка кадәр төбәкләргә дотацияләр турында килешүләр төзиячәк.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Финанслар министрлыгына 2017 елның 1 мартына кадәр Россия Федерациясе төбәкләре бюджетларының тәэмин ителүен тигезләүгә дотацияләрне бирүгә килешүләр төзүне тәэмин итәргә кушты.
Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты 2016 елда Россия Федерациясенең социаль-икътисади фаразы нәтиҗәләрен тикшерәчәк.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев сишәмбе көнне 2016 елда Россиянең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән Хөкүмәтнең эш-гамәлләре планын тормышка ашыру нәтиҗәләрен тикшерү буенча киңәшмә уздырачак.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда 18,2% кимегән һәм баррель өчен 41,9 доллар тәшкил иткән, дип белдерелгән Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының материалларында.
2015 елда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 51,23 доллар тәшкил иткән, бу 2014 ел бәяләренә караганда ике тапкыр диярлек кимрәк, ул вакытта нефть 97,6 доллар торган.
Россиянең Тулай төбәк проекты агымдагы елның икенче яртысында елга 2% арта башларга мөмкин. Бу турыда Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате
Кадерле татарстанлылар!
Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубайда эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашты.
Бүген Түбән Камада “Татэнерго” АҖнең быелгы елда соңгы Директорлар советы утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үтте. Анда шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Утырыш барышында Директорлар советы вәкилләре 2016 елда “Татэнерго” АҖнең финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләрен карадылар һәм киләсе елга бюджет һәм чаралар турында җентекләп фикер алыштылар.
2016 ел нәтиҗәләре буенча компания станцияләре тарафыннан җитештерелгән электр энергиясе 12196 млн. кВтч тәшкил итә, 2015 елга караганда аз гына (3ка) кимрәк, киләсе елга план шулай ук 11362 млн. кВтч га киметелгән. Җылылык энергиясен сату 2015 елга караганда аз гына күбрәк, 10593 мең Гкал тәшкил итә. Компаниянең сатудан көтелгән табышы узган елга караганда аз гына кимрәк – 2,7 млрд. сум.
2016 елда Татарстан халкы 43 парк һәм 21 яр буена ия булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Наталия Фишман хәбәр итте.
Бүген Әлмәттә көннең икенче яртысында "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Директорлар советы 2016 елның унбер аенда бюджет үтәлеше һәм 2017 ел гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетны раслады.
Шулай ук төзелеш һәм скважиналарны төзекләндерү өлкәләрендә яңа алымнар турында мәгълүмат тыңланды.
2015 елдан компаниядә скважиналарны төзекләндерү һәм катламнарның нефть бирүе дәрәҗәсен арттыру өлкәсендә сервис хезмәт күрсәтүләрен сатып алуда нәтиҗәлекне арттыру стратегиясе гамәлгә ашырыла, аңардан икътисадый табыш 1 млрд. сумнан артты. Яңа технологияләрне куллану һәм скважиналар эше нәтиҗәлелеген арттыруда техник алымнарны гамәлгә кертү эше алып барыла. Әлеге юнәлештә яңа технологияләрне эзләү өчен Геология-техник чаралар үзәге булдырылды.