РФ икътисады үсеше июльдәге 1,5% кадәрге акрынаюдан соң августта яңадан тизләнәчәк. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
Дүшәмбе көнне Икътисадый үсеш министрлыгы тулаем эчке продукт үсеше динамикасы буенча соңгы мәгълүматларны урнаштырды. Алар буенча икътисад үсеше июльдә 1,5% кадәр (июньдә 2,9%) акрынайган.
“Без үсеш августта ук 2% артыкка әйләнеп кайтачак и гомумән ел буенча 2% артыграк зурлык алырбыз дип саныйбыз”, - диде министр.
“2016 елның декабре азагында без 2017 елга тулаем эчке продукт үсешен 2% дип беренче тапкыр фаразлаганда, базарда фаразлар якынча 1% иде, беркем дә Россия икътисады андый актив үсеш башлый алыр дип ышанмаган иде. Икенче кварталда без 2,5% үсешкә ия идек”, - дип искә төшерде министр.
“Күрәсең, кайберәүләрнең ел башында булган үз пессимистик карашларын аклыйсы киләдер, ләкин чынбарлык әлегә икътисадның үзен яхшы хис итүен күрсәтә. Без икътисадый үсеш көчәйгәнен күзәтәбез”, - дип саный Орешкин.
Орешкин сүзләренчә, тулаем эчке продукт үсеше августта тизләнә һәм энергия куллану һәм йөк әйләнеше буенча беренче мәгүлүматлар уңай динамиканы күрсәтә.