Рөстәм Миңнеханов сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең утырышында катнашты

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласында Казан Ратушасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышы уза. Утырышның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Денис Мантуров Казанда Кытай хезмәттәшләрен сәламләде һәм Рөстәм Миңнехановка чараны югары дәрәҗәдә әзерләү өчен рәхмәт белдерде.

Без илләребез арасында ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирәбез, диде РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. "2010 елдан Кытай Россиянең сәүдә партнерлары арасында беренче урында. Багланышлар авиатөзелеш, радиоэлектроника, фармацевтика һәм химик сәнәгать, суднолар төзү, транспорт машина төзелеше, кара һәм төсле металлургия өлкәләрендә алып барыла", - дип билгеләде ул.

Шул ук вакытта, Денис Мантуров сүзләренчә, Кытай партнерлары белән әле гамәлгә ашырылмаган бик күп мөмкинлекләр бар: "Булган мөмкинлекләрне без максималь рәвештә кулланырга, үзара сәүдә әйләнеше, инвестицияләр күләмен арттырырга кирәк, дәүләт, фән һәм эшлекле даирәләр аша элемтәләрне киңәйтергә кирәк".

Министр сүзләренчә, уртак проектлар Россия һәм Кытайның ил эчендәге ихтыяҗларны каплауга гына түгел, ә өченче дәүләтләрне тәэмин итүгә дә хезмәт итә. Бу, Денис Мантуров фикеренчә, глобаль базарны бергә яулауда киң мөмкинлекләр булуын раслый.

Мяо Вэй былтыргы комиссия утырышы нәтиҗәләрен югары бәяләде. "Безнеү үзара стратегик багланышлар мәсьәләләре турында бүген сөйләшә алуыбыз бик шатлыклы", - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International