Fitch халыкара рейтинг агентлыгы 2017 елда Россиянең тулаем эчке продукт үсеш темплары буенча фаразын яхшыртты. Июньдә көтелгән 1,6%тан хәзер ул 2% кадәр җитә, дип язылган агентлык хәбәрендә.
“Fitch 2017 елда тулаем эчке продукт үсеше фаразларын өр-яңадан июньдәге 1,6%тан 2% кадәр карап чыкты. Бу эчке ихтыяҗның көтелгәннән тизрәк артуын күрсәтә. 2017 елның беренче кварталындагы 0,5%тан 2017 елның икенче кварталында еллык исәпләүдә үсеш 2,5% кадәр тизләнде. Моңа шәхси куллану үсеше һәм инвестицияләр булышлык итте”, - дип яза агентлык.
РФ тулаем эчке продукт үсеш темплары буенча фараз 2018 елда 2,2%, ә 2019 елда 2% тәшкил итә. “Билгесезлек кимү, акча-кредит сәясәте йомшару, рубльнең тотрыклылыгы һәм нефть бәяләренә фаразларга бәйле 2018-2019 елларда без үсеш уртача 2%тан югарырак булыр дип фаразлыйбыз. 2018 елда узачак Президент сайлауларына кадәр икътисадый үсешне тизләтә алган сизелерлек структур үзгәртеп корулар шикле”, - дип искәртә агентлык.
Россиядә инфляция буенча фараз агымдагы елга 4%, 2018-2019 елларга – 4,5% тәшкил итә. “Валюта курсының алмашынып торучанлыгына, эчке ихтыяҗның торгызылуына, азык-төлеккә бәяләр үзгәрүгә бәйле куркынычларга карамастан, 2018-2019 елларда инфляция түбән булып калыр, уртача – 4,5% булыр дип көтелә”, - дип яза агентлык.
Шулай ук Fitch 2017 һәм 2018 елларда Россия Банкы монетар сәясәтенең йомшаруын фаразлый. Fitch фаразы буенча Үзәк Банкның процент ставкасы 2017 ел йомгаклары буенча 8%, 2018 ел йомгаклары буенча 7,5%, ә 2019 ел йомгаклары буенча 7% тәшкил итәчәк. Хәзер ставка 8,5% тәшкил итә.