Икътисадый үсеш министрлыгы 2035-стратегиясен ел ахырына кадәр эшләп бетерерләр дип исәпли

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2035 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен агымдагы ел ахырына кадәр эшләп бетерерләр дип исәпли; документны раслау алдыннан аны Президент администрациясе белән тикшерәсе бар, дип җиткерде дүшәмбе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев.

“Статпланлаштыру турында закон буенча Хөкүмәт быел озак сроклы чорга социаль-икътисадый үсеш стратегиясен эшләргә тиеш. Без ул 2035 елга кадәр булыр дип һәм Хөкүмәт бу стратегияне ел ахырына кадәр эшләр дип исәплибез. Стратегиянең кайчан кабул ителәчәген әйтүе кыен, чөнки бу мәсьәлә инде, нәкъ менә администрация позициясен исәпкә алып, Президент администрациясе белән тикшереләчәк”, - диде   Фомичев “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: инструментлар һәм гамәлгә ашыру ресурслары” XVI гомумроссия форумы кулуарларында.

Аның сүзләренчә, 2035 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясен “чагыштырмача кыска, якынча 40-50 битлек” итеп эшләү планлаштырыла.  Фомичев әйтүенчә, документ агымдагы проблемаларга һәм тактик карарларга түгел, ә күбесенчә озак сроклы приоритетларда стратегик мәсьәләләргә йөз тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International