Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр күтәрү турында закон проектын икенче укылышта кабул итте

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы төп икенче укылышта минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр арттыру турында закон проектын кабул итте.

Аннан алда “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең бренче урынбасары Андрей Исаев закон проекты бу атнада өченче соңгы укылышта кабул ителер дип өмет белдергән булган иде.

Сентябрьдә “Россия терәге” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Калинин белән очрашуы вакытында, РФ Президенты Владимир Путин хөкүмәт минималь хезмәт хакын арттырачак дип сүз биргән иде. Шунда ул кешеләр яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакын ала алмый дип искәртте.

Закон проекты 2018 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 9 мең 489 сум, ягъни 2017 елның икенче кварталында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 85% дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International