Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрыгының уртак утырышы узды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрыгының уртак утырышы узды 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырышның төп темасы - "Татарстан Рсепубликасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында".

Чара видеоконференцэлемтә аша бөтен муниципаль районнар катнашында узды. 

 Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган. Шуларның 61е – бүтән республика кешеләре. Башка төбәк шоферлары гаебе белән 22 кешенең гомере өзелгән.

ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин шундый мәгълүматлар китерде.

«Ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар төрле тән җәрәхәтләре ала. Кайбер ата-аналар сабыйларының куркынычсызлыгын кайгыртмый, махсус утыргычлардан файдалануны кирәк тапмый. Утырыш кысаларында киләсе елда юлларда иминлекне арттыру чараларын билгеләргә кирәк», - дип искәртте ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

«Яхшы нәтиҗәләр белән мактанырга кирәкми – проблемаларны хәл итү зарур. Сезгә нинди ярдәм кирәк, әйтегез? Беренче чиратта, без кайсы урынарда юл билгеләре, киртәләр кую һ.б. мәсьәләләрне хәл итәргә тиешбез», - дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International