ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2017 елда эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2018 елга бурычлары билгеләнде

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Утырыш 24 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында узды. Ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2018 елга куелган бурычларына багышланган иде.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төп докладны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ясады.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, узган елда республикада алкоголь һәм спиртлы продукцияне сату базарында тотрыклылыкны саклап калу мөмкин булган. “Алкоголь продукциясе икътисади, сәяси һәм социаль әһәмиятле товар булып тора, - диде ул. – Шуңа күрә, тармакны үстерү өчен шартлар булдыру республиканың алкоголь базарында беренче чираттагы бурыч булып тора”.

2017 елда республика бюджеты алкоголь продукциясенә килгән акцизлардан 18 млрд. сумга тулыланды, дип искә алды ТР Премьер-министры.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы финанс министрының урынбасары Данил Волков катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International