РФ Финанс министрлыгында күчемле милеккә салымны бетерү мөмкинлеге турында сөйләделәр

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгы күчемле милеккә салымны бетерү фикереннән баш тартмый дип җиткерде министр урынбасары Илья Трунин.

“Күчемле милеккә салым салу яхшы инструментмы? Юк, бик яхшы түгел”, - дип белдерде Трунин. Бу хакта ул Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзының Россия бизнесы атнасында чыгышы вакытында хәбәр итте.

“Без бу салымны бетерү, киметү фикереннән баш тартмыйбыз”, - диде министр урынбасары. Аның сүзләренчә, салым системасы алга киткән күпчелек илләрдә күчемле милек салым салу объектларына кертелми.

“Без 2012 елдан аны аңлы рәвештә төрле ысуллар белән бетерергә тырышып карыйбыз. Ләкин бу безнең барып чыкмый, чөнки бездә дәүләт корылышы федератив һәм РФ субъектлары бюджетларына билгеле бер дәрәҗәдә керемнәр бирергә кирәк”, - дип өстәде ул.

Бу салымга соңгы елларда гамәлдә булган мораторийның 2018 елдан срогы чыкты. Аны бетерү хокукы төбәкләрнең хакимиятләренә бирелгән, ләкин РФнең бер субъекты да бу салымнан баш тармады. Нәтиҗәдә эшмәкәрлеккә салым йөкләмәсе артты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International