Россия Финанс министрлыгы халыкның валюта алмашуы буенча операцияләренә салым кертүне планлаштырмый. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
Дүшәмбе көнне массакүләм мәгълүмат чараларында хөкүмәт халыкның валюта операцияләренә физик затларның керемнәренә салым кертергә әзерләнә дигән мәгълүмат барлыкка килде.
“Валюта алмашу буенча операцияләр башкарганда, керемне билгеләү мөмкин түгел. Мондый операцияләргә нинди дә булса салым кертүне планлаштырмыйбыз”, - диде Трунин.