«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар инвестицион тәвәкәллекләргә идарә итү системасы турында фикер алыштылар. Бу система кысаларында инвестицион проектлар буенча тәвәкәллекләр реестрын формалаштыру эше алып барыла, тармактагы икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, берләштерелгән тәвәкәллек методикалары эшләнә.

Шулай ук «Татнефть» төркеменең социаль проектларына һәм программаларына бердәм идарә системасы турында мәгълүмат тыңланылды.

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов Компаниянең башкарма дирекциясенә, Директорлар советына, коллективына уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, 2019 елда барлык планлаштырылган планнарны уңышлы томышка ашыруларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International