Алексей Песошин: Бүген бер генә финанс операциясе дә Казначылык департаменты игътибарыннан башка узмый

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты оештырылуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Бәйрәм тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, яңа ведомство оештырылган вакытта илебез төбәкләрендә казначылык эшчәнлеге тәҗрибәсе булмый. Шул ук вакытта казначылык системасына күчү кирәклеге ачык аңлашыла иде.

ТР Премьер-министры игътибарны контрольнең төгәл системасы барлык республика программаларын гамәлгә ашыру барышында гына түгел, бәлки зур чаралар уздырганда да нәтиҗәле һәм өзлексез финанслауны тәэмин итүгә юнәлтте.

Казначылык департаменты республика җитәкчелеге хуплаган процессларны оптимальләштерү буенча төрле инициативалар кертүне дәвам итә, дип билгеләде Алексей Песошин.

“Татарстан Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә алга таба да профессиональ үсеш, мөһим дәүләт бурычларын хәл иткәндә ныклык, шулай ук нык сәламәтлек телим”, - дип өстәде ул.

 Аннары ТР Премьер-министры алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.

ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты оештырылуга 20 ел тулу белән котлауларга Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International