Төбәкләр өчен бюджет алдындагы бурычларны исәпкә кертү механизмы турында

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

РФ Икътисади үсеш министрлыгы төбәкләр өчен федераль бюджет алдындагы бурычларны исәпкә кертү механизмын гадиләштерергә тели. Бу хакта сишәмбе көнне ведомство башлыгы Максим Решетников Дәүләт Думасының биш профильле комитеты депутатлары белән очрашу барышында әйткән.

Аның сүзләренчә, төбәк инициативаларына ярдәм итү инструментлары бар – алар инфраструктур бюджет кредитлары һәм тупланган бюджет кредитларын реструктуризацияләү.

"Барлык бу механизмнарны без хәзер Финанс министрлыгы белән бергә көйлибез. 1704 нче номерлы карар буенча без регионнар өчен искәпкә кертү механизмын гадиләштерергә тиеш, әйтик, яңа проектлардан салымнар – аларга федераль бюджет алдындагы бурыч суммасын киметү", - диде Решетников.

Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы бу мәсьәлә буенча Финанс министрлыгы белән консультацияләр инде үткәрелде, дип өстәгән. "Ничек тә гадиләштерергә килештек. Төбәкләр белән эшләп бетерәчәкбез", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International