ТР Финанс министры Радик Гайзатуллинның республика финанс органнары хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле финанс хезмәте ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Финансчылар көне белән котлыйм!

Бигрәк тә соңгы елларда Финанс министрлыгы алдында һәрдаим катлаулы һәм җаваплы бурычлар туып тора. Җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны тәэмин итүдә, илнең икътисадый куәтен үстерүдә һәм ныгытуда финанс өлкәсе хезмәткәрләренең роле бәяләп бетергесез. Көн дә туып торган замана таләпләренә әзер булып, үзегезнең намуслы хезмәтегез белән сез барлык дәрәҗәдәге бюджетларны сыйфатлы планлаштырасыз, керем чыганакларын үстерүне тәэмин итәсез. Республикабыз Финанс министрлыгы хезмәткәрләренең бердәм эше нәтиҗәсендә төбәкнең финанс системасы югары тотрыклылыгын саклый, яңа шартларга да тиз яраклаша.

Кадерле хезмәттәшләр! Сездәй намуслы, үз эшләренең осталары булган, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле, бюджет, салым һәм тармак законнарының барлык нечкәлекләренә төшенгән белгечләр янында эшләвем  белән мин бик горурланам.

Финанс хезмәте ветераннарына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәтемне белдерәм.

Кадерле хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге, яшәү дәртегез ташып торуын, алдагы эшләрегездә сезгә зурдан-зур уңышлар телим! Бәйрәм белән!

 

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International