РФ Финанс министры 2016 ел бюджеты турында: "Гамәлләрнең запас вариантларын әзерләргә кирәк"

2015 елның 12 декабре, шимбә

Икътисадта катлаулы вакытта финансистларның характеры бик шәп чагылыш таба. Бу фикерне бүген ТР Финанслар министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә  Россия финанс министры Антон Силуанов белдерде. 

Искәртәбез: чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс  министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.

А.Силуанов билгеләп узганча, мобилизация шартларында эшләргә туры килә. "Бу нормаль күренеш. Без, киресенчә, чыныгабыз, чөнки профессиональ сыйфатлар, әзерлек күбрәк кирәк. Нәкъ менә шундый шартларда белгеч-финансчыларның катлаулы бурычларын хәл итәргә кирәкле чын холкы чагылыш таба", - диде ул.

РФ финанс министры искәрткәнчә, Хөкүмәт бюджет проектын әзерләгән, тиздән ул Россия Президенты тарафыннан имзаланырга тиеш.

"Бюджетны кабул итәргә дә өлгермәдек, макроикътисадка бәйле вәзгыять үзгәргәнне күрәбез, өстәвенә, яхшы якка түгел. Нефть бәясе турында сөйләсәк, без икътисадка аны барреле 50 доллардан салдык, ә хәзер ул 36-37 доллар тирәсе. Алга таба ни булачагы аңлашылмый. Татарстан, безнең кебек үк, моны анык тоя, чөнки республика шулай ук нефть базарындагы вәзгыятькә бәйле", - диде Россия финанс министры.

Аның сүзләренчә, нәкъ менә шуда гамәлләрнең запас вариантларын эзләп, катлаулы чорга әзер булырга кирәк. Финанс министры билгеләп узганча, Россия Хөкүмәте хәзер үз чараларын әзерли. "Беренче чиратта икътисади үсешне стимуллаштыру буенча инструментлар тәэмин итәргә һәм кабул итәргә кирәк", - дип саный ул. Россия финанс министры федераль дәрәҗәдән төбәкләрнең икътисадларын стимуллаштыру һәм бюджетларын тулыландыру өчен каралган чараларны да атады. Аерым алганда, киләсе елдан төбәкләрнең технопарклар, индустриаль паркларны оештыруга киткән чыгымнарның бер өлеше компенсацияләнәчәк, шулай ук кредит ярдәме дә дәвам итәчәк.

"Бурычлар күп, алар катлаулы, бергәләп хәл итәчәкбез", - дип сүзен йомгаклады А.Силуанов.

Коллегия барышында республика ведомстволары җитәкчеләреи дә чыгыш ясады. Әйтик, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, аерым алганда, салым табышларының узган елгыга караганда 9 процентка артыграк (+ 36 млрд сум) көтелә, шул исәптән ТР консолидацияләнгән бюджетына 8 процентка (+4,5 млрд сум) күбрәк җыелганын билгеләп үтте.

Ул шулай ук Татарстанда финанс хәлләре җитди борчу тудырган компанияләр дә бар, дип белдерде. Салым декларацияләре мәгълүматлары буенча, 1 октябрьгә зыян күләме 85 млрд сумнан артык һәм ул өченче кварталда икенче квартал белән чагыштырганда 2,4 тапкыр үскән.

Доклад белән ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов тә чыгыш ясады. Коллегия барышында Федераль казначылык башкарачак яңа функцияләргә игътибар юнәтелде.

Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, үз чиратында: "Татарстанда һәм республика казначылыгында булдырылган чыгымнар белән идарә системасы, электрон сәүдә мәйданчыгы белән координация өйрәнү һәм федераль дәрәҗәдә тормышка ашыру өчен кирәк. Без әле бу мәсьәләгә якынлашабыз гына", - дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин да төп саннарны бәян итте. Аның сүзләренчә, Татарстан консолидацияләнгән бюджетына салым һәм салымныкы булмаган табыш 205 млрд сум, республика бюджетына 167 млрд, җирле бюджетларга 38 млрд сум күләмендә көтелә.

Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетының 2015 елда чыгымнары 252 млрд сум, республика бюджетының 212 млрд, җирле бюджетларның 77 млрд сум тәшкил итәчәк.

2015 елда чыгымнар үтәлеше кысаларында төп урынны беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия юнәлешләре республиканың консолидацияләнгән бюджетында 184 млрд сум яки 73 процент тәшкил итә. Беренче чираттагы чыгымнар структурасында хезмәт хакы 49 процент яки 89,6 млрд сумны били.

"Бюджет чыгымнарында шактый өлешен РФ Президентының май указын тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар били", - дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның дәүләт бурычы, башлангыч исәпләүләр буенча, 91,3 млрд сум тәшкил итәчәк, әлеге күрсәткеч ел башы белән чагыштырганда 1,9 млрд сумга кимегән.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International