Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында катнашты

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, ТР предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлелегенә бюджет керемнәре бәйле, ә алар, үз чиратында,  дәүләт проектлары һәм программаларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының "май указларын" башкаруны, дәүләтнең социаль бурычларын үтәүне тәэмин итәләр. 

ТР Президенты билгеләгәнчә, табышка салым - республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрнең төп чыганагы. "Агымдагы елда ул берләштерелгән бюджетның үз керемнәренең 34 % тәэмин итә. Шул ук вакытта бу елның 10 аенда Татарстан предприятиеләренең 24 % зыянга эшли. Әлбәттә, бүгенге җитди икътисадый вәзгыять шартларында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре һәм салымга түләүләренең кимүенә реаль сәбәпләр бар", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, күбесенчә бу тышкы факторларга бәйле: нефть базарында бәяләр кимү, ике яклы санкцияләр кертү, фонд базарларында катлаулы вәзгыять һәм валюта курслары үзгәреп тору - болар барысы да предприятиеләрнең икътисадый күрсәткечләренә тәэсир итә. 

"Әлеге шартларда республика министрлыклары каршында эшләүче тармак баланс комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге мөһим. Хакимият органнары һәм, беренче чиратта, тармак министрлыклары даими компетентлы анализ үткәрергә һәм аларга мөмкин булган ярдәм күрсәтергә тиеш, - дип билгеләде Татарстан Президенты. - Баланс комиссияләре эше кысаларында продукция базарларындагы вәзгыять буенча консультацияләр уздырырга, икътисадый коньюктурада үзгәрешләр турында хәбәр итәргә, гамәлдәге дәүләт программалары буенча дәүләт ярдәмен алуда ярдәм итәргә кирәк". 

Закон бозуны ачыклаган очракта күзәтчелек органнарына тиз арада хәбәр итү кирәк, беренче чиратта, салым инспекциясенә, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, эшне төгәл башкару мөһим, ә бу бөртен җирдә дә бүгенге көндә тиешенчә оештырылмаган. "Бизнесның финанс җитешсезлеген алдан билгеләү буенча системалы эшне тәэмин итәргә кирәк. ТР Финанслар министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, республиканың салым органнарына тармак министрлыклары белән квартал саен зыянга эшләүләре теркәлгән һәм керемнәре кимегән предприятиеләр буенча һәм бүгенге көндә куркынычлык чигендә булганнар буенча баланс комиссияләр утырышларын үткәрергә кирәк. Әлеге эшкә предприятиеләрнең икътисадый хезмәтләре һәм финанс аудиторлар актив рәвештә кушылырга тиешләр", - диде ТР Президенты. 

Ул ассызыклаганча, федераль реестр мәгълъматлары буенча Татарстанда 70тән артык аудитор компанияләр теркәлгән. Аларның функцияләре - бизнесны алып бару буенча төгәл мәгълүматлар бирү, финанс хисапларын объектив бәяләү. Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәдә дә сораулар булганына игътибар итте. "Кызганчыка каршы, кайвакыт аудиторларның хаклыгы һәм компетентлыгы да гел-гел булмый. Һәм закон чыгару да камиллекне таләп итә. ТР Икътисад министрлыгына Росфиннадзорның ТР да территориаль идарәсе һәм аудиторлар бергәлеге белән әлеге сорауларга өзлексез игътибарда тотарга кирәк", - дип йөкләде Татарстан Президенты. 

Шуннан Татарстанда агымдагы социаль-икътисадый вәзгыять турында ТР буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр итте. 

Предприятиеләрнең финанс торыклылыгы турында ТР икътисад министры Артем Здунов докладында әйтеп үтте. 

Шулай ук утырыш барышында ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТРда территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова һәм "ФБК Поволжье" аудитор-консалтинг компаниясе генераль директоры Сергей Никифоров чыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International