Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бүген Республика “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “Йолдызлык” иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә, “Йолдызлык” фестивален бүген Татарстан белән Россиядә генә түгел, бәлки дөньяның башка илләрендә дә игътибар белән күзәтәләр, дип билгеләде. Махсуслаштырылган “Талант” журналы моңа дәлил булып тора.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, һәр ел саен иҗади конкурсның катнашучылары арта бара. Бу конкурс талантларны ачыклап кына калмый, бәлки мәдәниятне һәм халыклар арасында дуслыкны үстерүгә дә мөмкинлек бирә.
Владимир Леонов билгеләгәнчә, быелгы “Йолдызлык” юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына һәм РФдә Әдәбият елына багышланган иде.
2006 елдан яшьләр фестивале җиңүчеләре өчен махсус дәүләт стипендиясе системасы эшли, дип искә төшерде ул.
“Бу гран-при – 70 мең, шулай ук төрле номинацияләр буенча беренче урыннар – 20 меңнән 40 меңгә кадәр. Иң яхшы педагоглар “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем белән бүләкләнәләр”, - дип белдерде Владимир Леонов.
Алга таба Наил Мәһдиев һәм Дмитрий Туманов доклад ясады.