Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Инвестицион совет президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнары тарафыннан күптөрле ярдәм таләп ителүче проектлар каралачак, шулардан: инфраструктура, законнар чыгару-норматив һәм башка рәвешле ярдәм.
Бүген инвестицион проектлар республика икътисадының киләчәк үсеше өчен гаять мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, алар производстволар, яңа эш урыннары булдырырга, яңа салым базасын корырга ярдәм итәләр.
Татарстан Республикасы Президенты төгәллек керткәнчә, 12 кеше составындагы Инвестицион совет президиумы утырышлары кимендә аена бер мәртәбә уздырылырга тиеш.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул инвесторларның үзләре тарафыннан дәүләт хакимияте органнарын рейтинглау проектын тәкъдир итте. Мондый рейтинглау максаты – практикада административ барьерларны ачыклау.
Рөстәм Миңнеханов рейтинглау проектын, бүген фикер алышканнан соң алынган кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, эшләп бетерергә кушты.
«Агромир-Казан» авыл хуҗалыгы продукциясен сату, саклау һәм эшкәртү буенча күпләп сату-бүлеп җибәрү үзәген төзү» проектын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.
Утырышта катнашучылар шулай ук Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнарын инвестицион үстерү проекты һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.