2015 елда ТР Финанслар министрлыгына 301 кеше мөрәҗәгать иктән

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

2015 елда халык мөрәҗәгатьләрен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының финанслар министрлыгына узган елда 285 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән, 173 мөрәҗәгать хат рәвешендә һәм электрон документ әйләнеш аша, ә 112 мөрәҗәгать Интернет кабул итү аша кергән.

Моннан тыш, министрлык җитәкчелеге тарафыннан шәхси кабул итү вакытында 16 кешенең кабул ителгән. Шул исәптән, 15 кеше 5 муниципаль районда оештырылган урыннарда кабул итү вакытында үз гозерен җиткергән, ә бер кеше министрлыкта узган кабул итү барышында килгән.

Барлыгы министрлыкка 2015 елда 301 мөрәҗәгать кергән,2014 ел белән чагыштырганда (288 мөрәҗәгать) бу күрсәткеч 4% арткан: шуларның 140 физик затлардан, 124 юридик затлардан, ә 38 ачыкланмаган затлардан кергән хатлар.

Министрлыкка халык Интернет кабул итү аша да актив рәвештә мөрәҗәгать итә: 2014 елда мондый 69 мөрәҗәгать булса, 2015е лда алар саны 112гә җиткән. (62% арткан!)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International