Чара «Корстон»да узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, шулай ук 350ләп эшкуар катнашты.
Беренче проект төркеме вәкилләре хәзерге заманда Казанның муниципаль балалар бакчаларында урыннар җитмәүгә бәйле проблеманы кузгаттылыр. Эшкуарлар фикеренчә, хосусый балалар бакчалары санын арттыру бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр иде.
Рөстәм Миңнеханов нотыкчы фикере белән килеште, бизнесны сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка шундый өлкәләргә активрак җәлеп итәргә кирәк, диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бу инициативаны гамәлгә ашыру республика бюджетына йөкләнешне арттырачак. «Өстәмә субсидияләүгә бәйле барлык мәсьәләләрне дә җентекләп карарга кирәк», - дип белдерде ул.
Туризм тармагында эшләүче Татарстан бизнесменнары Татарстан Республикасы Президентына торак йортларда хостеллар урнаштыруны тыю турындагы закон проектына тәкъдим ителгән төзәтмәләрне хуплавын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Нотыкчы билгеләп үткәнчә, Казанда хәзер 100 хостел бар, шуларның яртысы торак йортларда урнашкан. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында беренче укылышта узган яңа закон проекты буенча аларны ябарга да мөмкиннәр.
Татарстан бизнесменнары үз төзәтмәләрен әзерләгәннәр һәм илебез парламентына кертергә җыеналар. Төбәкләргә үз норматив хокукый актларын мөстәкыйль әзерләү хокукын бирүне сорыйлар.
«Хостелларны кинәт кенә ябарга ярамый, бигрәк тә хуҗалары барлык санитар нормаларны үтәсә һәм анда яшәүчеләргә уңайсызлык тудырмаса. Аннары анда яшәүчеләр фикерен исәпкә ала торган процедураны күз алдында тотарга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм утырышта катнашучы Татарстаннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинга шушы мәсьәләдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Автомобильләргә газ баллоны җайланмасын кую һәм аны сертификацияләү мәсьәләсе турында Татарстан Республикасы автомобильләргә ягулык салу хуҗалыклары вәкаләтле вәкиле Фәнис Нәбиуллин чыгыш ясады. Таможня берлегенең техник регламенты белән, транспорт чарасы төзелешенә үзгәреш кертеп, аны теркәүнең яңа тәртибе кертелә. Бу тәртип үтәлмәгән очракта, штраф салына.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү бүген өстенлекле федераль бурычлардан санала. Республикада аның буенча җитди инфраструктура булдырылган: 13 АГНКС төзелгән, якындагы ике елда шул кадәр үк төзү планлаштырыла. «Газ-мотор ягулыгын куллану икътисадый яктан файдалы булу белән бергә, әйләнә-тирә мохит өчен дә зарарсыз. Озакламый коммерция транспортын «зәңгәр ягулыкка» күчерергә ниятлибез. Әгәр транспорт чараларын теркәгәндә кыенлыклар тудырсак, без бу бурычыбызны үти алмаячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Хайваннарның тормыш эшчәнлеге калдыкларын (ягъни тиресне) утильләштерүгә мәҗбүри лицензия кертү турындагы чыгыш та игътибарны җәлеп итте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, мондый федераль инициативалар терлекчелеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. «Тирес – калдык түгел, ул – ашлама. Кече хуҗалык берәмлекләре аны бөртегенә кадәр туфракка кертә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Аннан соңгы проект төркеме «керемнәр» ставкасы буенча гадиләштерелгән салым системасын кулланучы эшкуарлар өчен уңайлырак шартлар тудыру мәсьәләсен кузгатты.
Салым ставкаларын киметү бизнес тарафыннан һәрвакыт уңай кабул ителә, диде Рөстәм Миңнеханов, әмма безгә социаль йөкләмәмләребезне дә онытырга ярамый. Аның фикеренчә, халыктан килгән салымнар балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен һәм башкаларны тотуга китә. «Бездә эшкуарларга ярдәм күрсәтү рәвешләре күп: субсидияләр, грантлар. Әмма салым ташламаларын билгесез затка бирергә ярамый. Бу теләгән нәтиҗәгә китермәячәк», - диде Татарстан Президенты.
Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә, аерым алганда, Чаллыда реклама конструкцияләрен регламентлауга бәйле мәсьәләләр дә каралды.