Татарстан нефть-газ-химия комплексы 2016 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча җитештерүне былтыргы күләмдә саклый алган

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның нефть-газ-химия комплексында җитештерү күләме, тулаем Россиядәге кебек, былтыргы дәрәҗәдә сакланган. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.

Бу хакта бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында комплексның 2016 елның гыйнвар-сентябрьдәге эшчәнлеген анализлаган әлеге компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде.

Республика нефть-газ-химия комплексының база предприятиеләре табышы 2 процентка үскән һәм 691 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта ил буенча химия һәм нефть эшкәртү продуктларының төп базарларында бәяләр төшүе күзәтелә, диде Рафинат Яруллин.

Нефть суырту, химик продукция, резин һәм пластмасса әйберләр җитештерү күләме арта. Эчке һәм дөнья күләмендәге бәяләр төшү сәбәпле, нефть эшкәртү өлкәсендә товар сатудан керемнәр кимегән. Яруллин биргән мәгълүмат буенча, “ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК”да дизель ягулыгы һәм турыдан кудырта торган бензин җитештерү күләме арткан, ә мазут, автомобиль һәм газ бензиннары, керосин җитештереп чыгару кимегән.

“Түбән Кама нефть химиясе” предприятиесе табышы 3 процентка арткан, товар сатудан алынган керем былтыргы кебек калган. Соңгы айларда химкомбинатның финанслар өлкәсендәге нәтиҗәләре начарланган, бу каучуклар һәм пластикларга дөнья бәяләре төшү белән аңлатыла.

“Казан органик синтез” предприятиесе җитештерү күләмен пластиклар эшләп чыгаруны арттыру бәрабәренә 2,4 процентка арттыра алган.

Татарстанда җир куеныннан гыйнвар-сентябрь айларында 26,2 млн тонна нефть чыгарылган. Шул арада кече нефть компанияләрендә нефть суырту күләме былтыргы кебек калган, “Татнефть” исә 4,9 процентка арттырган.

“Татнефть”нең шина комплексы тоташ металлокорд һәм җиңел йөк машиналары покрышкалары җитештерүне арттырган. “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры моны автомобиль заводларына илдә аларны эшләп чыгаруны торгызу фонында йөк машиналары һәм автобусларга шиннар китерү күләме артуга бәйле булуын белдерде.

Утырышта шулай ук республиканың нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре өчен инновацион тәкъдимнәр каралды. Аерым алганда, Россия Фәннәр академиясенең Нефть һәм газ проблемалары институты (Мәскәү) профессоры Сумбат Закиров нефть ятмаларына структуралаштырылган су ярдәмендә геомеханик тәэсир ясау ысулы турында сөйләде. Бу исә ятмалардан нефтьне кысрыклап чыгару коэффициентын 30 процентка арттыру мөмкинлеге бирә. Рөстәм Миңнеханов “Татнефть”кә шуның буенча фикерләшергә, эш төркеме булдырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International