Россиягә кызу темплар белән ел саен 5-6 процентка хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк, дип белдерде Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Советның утырышында Россия Президенты Владимир Путин. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә күрсәткечләре буенча Россия алга киткән илләрдән ике тапкырдан артыгракка калыша, ә бу өлкәдә берни эшләмәгән вакытта бу аерма тагын да зураерга мөмкин.
Гражданнар эш вакытының бары 40 процентын гына рациональ файдалана, калган 60 проценты нәтиҗәсез сарыф ителә, дип раслый Президент сүзләрен “Россия терәге” экспертлары тикшеренүләре.
Моңа каршы көрәшү өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Финанс министрлыгы белән берлектә җәй азагына кадәр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча программа эшләргә һәм аның апробациясен көз көне пилот төбәкләрдә башларга ниятли, дип хәбәр итте Президент Советы утырышы барышында РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.
Программаның төгәл нинди булачагы әлегә билгеле түгел. Ләкин министр искәртүенчә, хәлне үзгәртүдә кулланылачак төп чараларның берсе - "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)" базасында төзеләчәк федераль компетенцияләр үзәге булачак. Аның төп бурычы – хезмәт җитештерүчәнлеген һәм хезмәтне оештыру өлкәсендә дөньяда һәм Россиядә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату.
Бер мондый үзәкне булдыру гына җитми, дип саный Гражданнар инициативалары комитеты әгъзасы, икътисадчы Евгений Гонтмахер.
Аерым алганда, дәүләттә гомумән һөнәри белем бирү системасын үзгәртергә кирәк дип уйлый Гонтмахер. "Ул консератив һәм безнең икътисадка кирәктән артка кала”, - дип искәртә ул. Бу фикерне “Эшлекле Россия” (“Деловая Россия") вице-президенты Илья Семин да хуплый. Аның мәгълүматларына караганда, бүген сәнәгый предприятиеләрнең 70 проценты квалифицикацияле кадрларга ихтыяҗ кичерә.
Мәсьәләне хәл итәргә өзлексез белем бирү системасы ярдәм итәчәк дип уйлыйлар Стратегик эшләнмәләр үзәгендә. “Анда хезмәткәр теләсә кайсы вакытта үз компетенцияләрен яхшырта алачак, шул ук вакытта хезмәт базарында аңа ихтыяҗ сакланачак”, - дип искәртә Стратегик эшләнмәләр үзәгенең мәгълүмати белем бирү җитәкчесе Елена Долгих.
Хезмәт җитештерүчәнлеген предприятиеләрдә менеджмент дәрәҗәсе түбән булу да тоткарлый, ди Семин.
Бу мәсьәләне чишү өчен “Россия терәге” президенты Александр Калинин “хезмәтне фәнни оештыру буенча белгечләр әзерли торган югары уку йортларында 100 меңгә якын яңа урын” булдырырга тәкъдим итә.
Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеген технологик артка калу да тоткарлый дигән фикердә тора экспертлар.
Хәлне үзгәрү өчен “гади әйберләрдән” башларга кирәк дип саный Гонтмахер. Моның өчен эшлекле климатны яхшыртырга һәм хосусый милекне гарантияләргә кирәк, ди ул.