РФ Финанслар министры Антон Силуанов кеше капиталына РФ дәүләт бюджеты чыгымнарын арттыруны файдалы чара дип саный. Ләкин, аның фикеренчә, бу юнәлештә башка чараларны да күрергә кирәк.
Сишәмбе көнне Стратегик эшләнмәләр үзәге Советы рәисе Алексей Кудрин РФ президенты Владимир Путинга Россиянең 2018-2020 еллар чорына икътисади үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Стратегия кысаларында кеше капиталына инвестицияләрне арттыру да каралган.
“Кеше капиталына чыгымнарны арттыру мәсьәләсендә мин Алексей Леонидович белән килешәм”, - диде ПХИФта чыгышы вакытында Силуанов.
Ләкин, аның сүзләренчә, белем бирү, сәламәтлек саклау өлкәләрендә күп максатларга хәзерге финанслау күләме кысаларында да ирешеп була.
“Биредә сыйфат, нәтиҗәлелек мәсьәләсе дә. Кеше капиталы тармагында ресурсларны арттыру юлы белән генә, әлбәттә, бу юнәлешне яхшыртырга мөмкин. Ләкин ахыр чиктә бу мәсьләдә бу соңгы хакыйкать түгел”, - дип өстәде министр.
Петербург халыкара икътисадый форумы быел 1-3 июнь көннәрендә үтә. Эшлекле даирәләр аралашуы һәм әһәмиятле икътисад мәсьәләләрен тикшерү өчен ул әйдәп баручы дөньякүләм мәйдан булып тора.