Дәүләт Думасының профиль комитеты 2017 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проектын раслады

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты палатага 2017 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына бюджет турында законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына май азагында каралуга тәкъдим ителде. Шуннан соң комитет башлыгы Андрей Макаров доумент 9 июньдә узачак Дәүләт Думасының пленар утырышында беренче укылышта каралачак дип хәбәр итте.  

Аннан алда Финанслар министрлыгы әзерләгән үзгәрешләр проекты буенча 2017 елга Россия федераль бюджеты кытлыгын 30,1%ка яисә 829,432 миллиард сумга киметү (2,753 триллион сумнан 1,924 триллионга кадәр) каралган иде.  

Документка китерелгән белешмәдә планлаштырылган кытлык шул ук дәрәҗәдә кала, ләкин чыгымнар үзгәртелгән – алар 16,603 триллион сум (аңарчы 16,556 триллион) тәшкил итә. Керемнәр 14,679 триллион сум (аңарчы 14,632 триллион) тәшкил итә.

Шулай итеп, бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктның 2,1 процентын тәшкил итәчәк.

Бюджет турында гамәлдәге закон бюджет кытлыгының акрынлап кими баруын күздә тота: 2017 елда тулаем эчке продуктның 3,2%нан 2018 елда 2,2% кадәр һәм  2019елда тулаем эчке продуктның 1,2 процентына кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International