РФ Финанслар министрлыгы Илкүләм иминлек һәм Резерв фондларны кушу мөмкинлеген тикшерә

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Резерв фонды киләсе елда 623 млрд сумга артырга мөмкин. Россия финанс министры Антон Силуанов бу хакта БРИКС дәүләтләренең финанс министрлары очрашу кулуарларында хәбәр итте.

“Без инфраструктур проектларга инвестицияләр кертүгә йөз тоткан Илкүләм иминлек фонды буенча кабул ителгән карарлар үтәлергә тиеш дип саныйбыз. Ләкин Илкүләм иминлек фондының калган өлеше – ул шул ук федераль бюджетның чыгымнарын финанслау чыганагы, Резерв фонд кебек үк акчалар. Без бу резерв фондларның ресурсларын берләштерү мәсьәләсен тикшермәбез дип әйтә алмыйм. Бу бюджет кытлыгы чыганакларының ресурсларын финанслауның бердәм күләмен булдыру өчен шулай эшләнә”, - диде министр. Илкүләм иминлек фондының икенче өлеше инфраструктур проектларны финанслауга юнәлтеләчәк, дип өстәде ул.

Силуанов искәртүенчә, суверен фондларны кушу законга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк, ләкин хөкүмәттә әлегә бу мәсьәлә кузгатылмаган. “Биредә пенсия тупланышын финанслашу һәм Пенсия фонды балансын саклау белән шундый формальлек бар. Нигездә, без Илкүләм иминлек фонды акчаларыннан инде файланабыз һәм быел алар эшкә җигеләчәк. Бюджет – ул гомуми каплау. Ул нәрсәгә тотыла? Пенсия фонды балансын саклауга дип язылган. Яисә аны бюджет кытлыгы финанслауның гомуми чыганакларына юнәлтсәң яхшырак булырмы? Безнең карашыбызча, законны үзгәртү юлы белән резерв акчаларны файдалану өчен зуррак маневр ясау сәләтен бирү мөмкин  булыр иде”, - диде Силуанов.

Аның искәртүенчә, суверен фондларны – Резерв фонд һәм Илкүләм иминлек фондын кушу мөмкинлеге мәсьәләсен тикшерү әлегә бары Финанслар министрлыгында гына бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International