Россия Хөкүмәте федераль бюджет акчалары урнаштырылган банклар рейтингына таләпләрен төгәлләштерде: Аналитик Кредит Рейтингы Агентлыгының (АКРА) шкаласы буенча A-(RU) рейтингыннан тыш, алар "Эксперт РА" агентлыгыннан ruА- рейтингы тиеш. Хөкүмәт карары кабинет сайтына җомга көнне урнаштырылды.
Шулай итеп бюджет акчалары бер үк вакытта Аналитик Кредит Рейтингы Агентлыгының (АКРА) A-(RU) дәрәҗәсеннән һәм "Эксперт РА" агентлыгының ruА- дәрәҗәсеннән түбән булмаган кредит рейтингына ия банкларда урнаштырыла алачак. A-(RU) һәм ruА- рейтинглары “бурыч түләүгә сәләтлелекнең тотрыклы югары дәрәҗәсен чагылдыра”, - дип аңлата Хөкүмәт.
“Россия Банкы кредит рейтинг агентлыклары исемлегенә "Эксперт РА" рейтинг агентлыгы” аккционерлык җәмгыяте” кредит рейтинг агентлыгын өстәгән. Аның банкларга бурыч түләүгә сәләтлелек рейтингын бирү методологиясе Россия Банкы билгеләгән таләпләргә туры килә”, - диелгән документка китерелгән белешмәдә.
Дмитрий Медведев июль аенда федераль бюджет акчалары урнаштырылган банкларның минималь кредит рейтингын билгеләгән карарга кул куйды – Аналитик Кредит Рейтингы Агентлыгының (АКРА) илкүләм шкаласы буенча A-(RU) дәрәҗәсеннән дә түбән булмаган.