Федераль дәүләт статистика хезмәте тулаем эчке продуктның беренче яртыеллыкта үсешен 1,5% дип бәяләде

2017 елның 18 августы, җомга

Россия икътисадының 2017 елның беренче яртыеллыгында үсеше 1,5% тәшкил итте, диелгән Федераль дәүләт статистика хезмәте хәбәрендә.

Аннан алда идарә тармагы тулаем эчке продукт динамикасының квартал мәгълүматларын бастырган иде. Алар буенча үсеш беренче кварталда 0,5% тәшкил иткән, икенчесендә – 2,5% кадәр арткан.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы июль азагында тулаем эчке продукт үсеше беренче яртыеллыкта 1,7% дип бәяләгән иде.

Министрлыкның тулаем эчке продукт үсеше буенча фаразы 2017 елга 2% тәшкил итә. Аннан алда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин икенче яртыеллыкта икътисад үсеше 2% артыграк булачак дип белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International