Татарстанга барлык тармак предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Бюджетның барлык социаль йөкләмәләре беренче чиратта һәм берсүзсез үтәләчәк, моның өчен ресурслар җитәрлек, дип белдерде РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында.
2022 елда республиканың кече һәм урта бизнесына ярдәмнең гомуми суммасы 83 млрд сумнан артып киткән. 26 млрд сумлык иминият кертемнәре буенча кичектерүдән 8 мең Татарстан салым түләүчесе файдаланган. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә аның җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
"Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше" дәүләт программасы буенча чыгымнар 2023 елда 1,2 триллион сум тәшкил итәчәк, аларның яртысы диярлек тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә юнәлдереләчәк.
Күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя 2023 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр баррель өчен $50,51, яки тоннага $368,7 тәшкил иткән.
РФ Финанс министрлыгы бюджетлар үтәлеше турында еллык, кварталь һәм айлык хисаплылык төзү һәм тәкъдим итү кагыйдәләренә төзәтмәләрне раслады. Тиешле 2022 елның 9 декабреннән 186н санлы боерык Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.
2022 елда кече һәм урта бизнес ташламалы инвестицион кредитлау программасы буенча 37,4 млрд сум җәлеп иткән.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә мәсьәләне карады һәм республика бюджет акчаларыннан урта һөнәри белем системасын үстерүгә һәм халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыруга аудит нәтиҗәләрен тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында актив катнашты.
Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы 11 февральгә 16 ка үтәлгән, 503 мең кв.метр тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.