РФ Икътисади үсеш министрлыгы "Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проекты кысаларында инновацион кече бизнеска грантлар бирүгә гаризалар кабул ителә башлау турында игълан итте. "Коммерциализация" ярдәмче программасы буенча 30 млн сумга кадәр грантны үз производствосын эшләтеп җибәрүне яисә киңәйтүне планлаштыручы кече предприятие алырга мөмкин, дип хәбәр ителә.
РФ Финанс министрлыгы федераль бюджетка һәм РФ бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджетларына карый торган бюджет классификациясе кодлары исемлегенә үзгәрешләр керткән. 2023 елның 20 февраленнән 19н санлы тиешле боерык министрлыкның рәсми сайтында бастырылган.
Салымнардан кергән керемнәрнең 5 трлн сумнан артыгы РФ бюджет системасына 2023 елның гыйнвар - февраль аенда керде, бу үткән ел белән чагыштырганда күбрәк, дип белдерде Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2023 елның гыйнвар-февралендә баррель өчен 49,52 доллар күләмендә урнашкан, 2022 елның гыйнвар-февралендә - баррель өчен $88,89 булган.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс министрлары каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин алып барды.
Кече һәм микробизнес 2023 елда "МСП Лизинг" компаниясеннән (Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясенең бүлендек структурасы) ташламалы лизинг рәвешендә 2,4 миллиард сум ала алачак.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.
Казан кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шәһәр икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 42,2% дип бәяләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.