2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнары, беренчел мәгълүматлар буенча, елга планлаштырылган күләмнең 91,4% ын тәшкил итте, дип хәбәр ителә РФ Финанс министрлыгы сайтында.
Илкүләм иминлек фонды чаралары РФ Президенты Владимир Путин юлламасыннан бары үз-үзен аклаучы проектларга кагылган өлештәге йөкләмәләрне үтәү өчен җәлеп ителәчәк, фондны куллану принциплары үзгәрергә тиеш түгел, дип белдерде беренче вице-премьер – РФ финанс министры вазифаларын башкаручы Антон Силуанов Гайдар форумы кулуарларында.
Бүген Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту-методика үзәге мәйданчыгында (Казан) ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы буенча йомгаклау утырышы узды.
Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 1 гыйнварыннан балаларга яңа түләүләрне исәпкә алып, Хөкүмәткә тиз арада бюджетка үзгәрешләр кертергә кушты.
РФ Президенты игълан иткән барлык социаль карарлар агымдагы елда финанслар белән тулысынча тәэмин ителәчәк, дип белдерде РФ беренче вице-премьеры - финанс министры Антон Силуанов.
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «2019 елда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы эше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегияләренең уртак киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның декабрендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,7%ка, 2019 ел башыннан алып 8,4%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә.
Татарстан Республикасында яңа 2020 елда 50 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
2019 елда Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе баррель өчен 63,59 доллар тәшкил иткән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 9,17 процентка кимрәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы хәбәрендә әйтелә.