2019 елның 2 октябрендә "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
2019 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Советына бюджет Юлламасын кертте. Аның эчтәлегендәге “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджет турындагы” закон проекты 40 кушымтадан тора.
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына РФ федераль бюджеты проектын кертте. Бу хакта Дәүләт Думасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 94%ка үтәлгән. 2019 елда барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектын яңарту каралган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2019 елның 25-26 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-августында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 елның сентябрь аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты тарафыннан бюджетның керем өлешен 12,9 млрд. сумга арттыру каралган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Инфраструктура, кеше капиталын үстерү институтлары һәм икътисадның аерым секторларына төгәл ярдәм итү 2020 елга бюджет чыгымнарындагы өстенлекле юнәлешләр булып тора. Бу хакта РФ финанслар министры урынбасары Владимир Колычев FitchRatings еллык конференциясендә хәбәр итте.
Милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга, социаль, этник һәм конфессиональ туфракта конфликтларны булдырмауга ярдәм итүче “Экстремизмга - Юк!” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы фойесында әлеге тема буенча стенд урнаштырылды.