ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы һәм күчемле, һәм күчемсез милеккә салым салу турында бизнесның тәкъдимен карарга, әмма ставканы яртысына киметергә әзер. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге идарәсе утырышында чыгыш ясаганда белдерде.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына республика бюджеты параметрларын карадылар һәм 2020-2025 елларга республиканың социаль - икътисади үсеше хакында сөйләштеләр. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республика бюджеты турында закон проекты буенча фикер алыштылар. Комитет эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырышны профильле комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.

Бүген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерүгә багышланган зональ киңәшмә узды.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

4 октябрьгә республикада 1 млн. 771 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 73%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы буенча ачык тыңлаулар үткәрүе турында хәбәр итә.


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2019 елда өстәлгән керемгә салым буенча пилот проектны гамәлгә ашырудан бюджетның төшеп калучы керемнәре күләмен 100 млрд сумнан артык дип бәяләгән. Экспериментның чыгаруга йогынтысы кебек калган барлык параметрлар 2020 елның мартында чагыштырылачак, шуның белән ведомстволар пилотның беренче нәтиҗәләрен чыгарачак. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов әйтте.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасы 23 октябрьдә утырышта федераль бюджет проектын беренче укылышта караячак, дип хәбәр итте чәршәмбе көнне түбәнге палата спикеры Вячеслав Володин Дума Советының өстәмә утырышы нәтиҗәләре буенча.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 октябрьдә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы гомерләренең күп елларын Министрлыкта эшләүгә багышлаган ветераннарның очрашуын оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International