Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Беренче кварталда РФ тупланма бюджеты профициты 1,335 триллион сум тәшкил итте. Бу хакта РФ Казначылыгы материалларыннан билгеле булды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елда РФ тулаем эчке продукты үсеше фаразын 1,3% дәрәҗәсендә калдыра. Бу хакта РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.
Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы РФ реаль тулаем эчке продукты үсешенә карата март фаразын үз көчендә калдырган, 2019 елда ул аны 1,4% дәрәҗәсендә булыр дип алдан әйткән. Әлеге мәгълүмат оешманың сайтында бастырылган.
Беренче вице-премьер – РФ финанс министры Антон Силуанов төбәкләрнең башлыклары белән илкүләм проектларны гамәлгә кую буенча эш турында киңәшмә үткәргән, аның йомгаклары буенча губернаторларга аны тизләтү буенча чаралар күрергә киңәш иткән. Бу хакта Силуановның пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Федерация Советы май ахыры – июнь башында “хөкүмәт сәгате” кысаларында финанслау күләмнәре һәм илкүләм проектларны гамәлгә куюга төбәкләргә чараларның вакытында күчүе буенча беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуановның докладын тыңлыячак. Бу хакта Бюджет һәм финанс базарлар буенча Федерация Советы комитеты башлыгы Сергей Рябухин хәбәр итте.
17 майга Татарстанда 1 млн. 38 мең квадрат метр торак эксплуатациягә кертелгән – планның 42,8%. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы федераль бюджетның фаразланган күләмен 19,969 трлн нан 20,174 трлн сумга кадәр арттырды. Бу хакта норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган “2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында” федераль Законына үзгәрешләр кертү турында закон проектында әйтелә.
2019 елның 15-16 май көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында яңадан билгеләнгән җитәкчеләр составы хезмәткәрләре өчен чираттагы стажировка уздырылды.