Хөкүмәт 2020-2021 еларга нефть компанияләренә демпферның параметрлары буенча мәсьәләне хәл итүгә төп якын килү юлларын билгеләде. Бу хакта беренче вице-премьер Антон Силуанов хәбәр итте.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Анда депутатлар 2018 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше буенча закон проектын карадылар. Утырышның эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.
Россия Илкүләм иминлек фондының чараларын, фондның ликвид өлеше тулаем эчке продуктның 7% дәрәҗәсенә кадәр җиткәч инвестицияли башлаячак. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын РФ барлык төбәкләренә 2020 елдан җәелдерергә мөмкиннәр. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Бизнес-навигатор МСП" порталы сервисларын – үз бизнесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшкуарларга ярдәм итү өчен бушлай мәгълүмати ресурсны презентацияләү барышында җиткерде.
Үзмәшгуль гражданнар кече һәм урта бизнес вәкилләре кулланган льготалардан файдалана алачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Бизнес-навигатор МСП" порталы сервисларын – үз бинесын ачарга яисә киңәйтергә теләгән эшкуарларга ярдәм итү өчен бушлай мәгълүмати ресурсны презентацияләү барышында җиткерде.
Халыкара валюта фонды 2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше тизлегенең 1,4% дәрәҗәсендә саклануын фаразлый. Бу хакта Халыкара валюта фонды хезмәткәрләренең 2019 елдагы РФдә миссияләре ахыргы тәмамлануы материалларында әйтелә.
Нефть һәм газга бәйлелекне киметү буенча РФ Хөкүмәте тырышлыгы нәтиҗә бирә – Россия бюджеты тотрыклылыгы үсә. Бу хакта Министрлар Кабинетының утырышын ачып, Премьер-министр Дмитрий Медведев хәбәр итте.
РФ Үзәк Банкы нефтькә бәяләргә карамый Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин иткән бюджет кагыйдәсен үзгәртүне максатка ярашлы түгел дип саный. Бу хакта Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.