РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин агымдагы елның III-IV кварталларында Россиянең тулаем эчке продукт үсеше 1,9%тан артып китә алуында шикләнә. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисадый форум кулуарларында җиткерде.
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына бюджет барышы кысаларында салым льготаларын бәяләү турында закон проектын керткән. Бу хакта парламентның түбәнге палатасының мәгълүмат базасыннан билгеле булды.
Россия Финанс министрлыгы 2018 ел йомгаклары буенча дәүләттә инфляция 3,5% дәрәҗәсеннән арту мөмкинлеген таный, ләкин мондый куркынычны бик югары дип санамый. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
Рубльнең агымдагы үзгәреше вакытлы характерда һәм капиталның бөтендөнья хәрәкәтенә бәйле. Бу хакта Россия финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Бөтенроссия һөнәри бәйрәм “Финанс өлкәсе хезмәткәрләре көне” уңаеннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Икътисадый үсеш министрлыгы РФ бюджеты профициты 2018 елда тулаем эчке продуктның якынча 1%ы булыр дип исәпли. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
Нефть тармагында салым түләүләрен реформалаштыру белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем эшләгән документ киләсе елның башында әзер булыр дип көтелә, ә якын киләчәктә мондый түләүләрнең бер өлешен салым кодексына кертү турында закон проекты эшләнәчәк. Бу хакта Мәскәү финанс форумы кысаларында чыгышында Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Үзмәшгульләр өчен салым тикшерүләрендә катнашучылардан, аның ставкасы буенча төрле тәкъдимнәр яңгырый, якын киләчәктә йомгаклау вариант сайлап алыначак. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
Икътисадый үсеш министрлыгы 2021-2022 елга РФ икътисады үсеше темплары 3%ка чыгар дип исәпли. Бу хакта Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.