РФ Финанс министрлыгы җинаять җәзасы каралган салым җинаятьләре суммасын күтәрүне максатка ярашлы дип саный. Бу хакта Мәскәү финанс форумы кысаларында финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
Финанс грамоталылыкны үстерү ассоциациясе РФдә агымдагы елның ахырында – киләсе елның башында барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Финанс аңлаешлылык өчен альянсның Х Глобаль форумы алдыннан узган матбугат конференциясендә хәбәр итте
Urals маркасы нефтенең уртача бәясе 2018 елның гыйнвар-августында үткән елның шул ук чорына карата 39%ка – баррель өчен $69,73 кадәр үскән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы хәбәрендә әйтелә.
2018 елның 31 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
31 августка республикада 1 млн. 439 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 59,9%ы. Питрәч районында бу план үтәлгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Санкция шартларында рубль курсы нинди якка тирбәләчәген алдан әйтү мөмкин түгел диярлек. Бу хакта вице-премьер һәм Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Санкция шартларында рубль курсы нинди якка тирбәләчәген алдан әйтү мөмкин түгел диярлек. Бу хакта вице-премьер һәм Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган мунициципаль районнарда 18 августан алып күчмә киңәшмәләр уздырыла. Киңәшмәләрне Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч, Яшел Үзән, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Капремонт фонды һәм ТР ДТИ уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
РФ хакимияте компанияләрне салым йөкләмәсе үзгәрмәячәк дип ышандырды. Бу хакта беренче вице-премьер – финанслар министры Антон Силуанов компанияләр белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.