Рубль курсы ныгыды һәм соңгы еллардагы структур макроикътисад үзгәртеп корулары ярдәмендә кыска сроклы перспективада фундаменталь әһәмиятенә кайтырга мөмкин. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.
Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт һәм муниципаль финанс контроле өлкәсен киңәйтә торган закон проектын кабул иткән. Документ РФ Хөкүмәте инициативасы.
Бюджет һәм салым буенча Дәүләт Думасы комитеты парламентның түбәнге палатасына 2017 елда федераль бюджет үтәлеше турында закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ягулыкка бәяләрне арттыру ярамау турында кисәтте.
РФдә нефтькә экспорт пошлинасы, Финанс министрлыгы исәп-хисаплары буенча, 2018 елның 1 октябреннән $7,5га күтәреләчәк һәм тонна өчен $137,5 тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы тонна өчен $130 тәшкил итә. Бу хакта Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.
Татарстанның 2019 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 251,2 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта 2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Халыкара валюта фонды 2018 һәм 2019 елларга Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразын апрель дәрәҗәсендә саклап калды. Бу хакта Мәскәү белән консультацияләр йомгаклары буенча фондның хәбәрендә әйтелә.
Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Ул бу елның беренче яртыеллыгында республиканың бюджеты үтәлеше параметрларын тикшерүгә багышланды.
2018 елның гыйнвар-августында федераль бюджет тулаем эчке продуктның 3,1% профициты яисә 1,962 трлн сум белән үтәлгән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы материалларында әйтелә.
Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен старттагы салым салуның льготалы режимыннан гомуми режимга акрынлап күчү механизмы Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнә. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин Көнчыгыш икътисадый форумында җиткерде.