2026 елның гыйнвар-май айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 19,3 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 35,1% ы) тәшкил итте, шул исәптән:
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 29 маеннан 431 санлы карары нигезендә эшсез гражданнарга шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәвенә, төзелә торган юридик затны дәүләт теркәвенә алуда, крестьян (фермер) хуҗалыгын дәүләт теркәвенә алуда, физик затны салым органында һөнәри керемгә салым түләүче буларак исәпкә куюда бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелә.
Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү урынына торак урыннары белән тәэмин итү буенча социаль ярдәмнең башка чараларын күрсәтү мөмкинлеген билгеләргә хокуклы.
Аграр профильдәге дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының укыту хуҗалыкларындагы барлык эшләр исемлеген башкару өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан минераль ашламалар һәм гербицидлар сатып алуга чаралар бүлеп бирелә.
2026 елда Татарстан Республикасында «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты составына керә торган «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносы объектларына капиталь ремонт эшләре дәвам итәчәк.
РИА Новости тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади хәл дәрәҗәсе буенча гомумроссия төбәкләр рейтингында өченче урынны саклап калган. Республиканың интеграль рейтингы мөмкин булган 100 баллдан 86,37 балл тәшкил иткән.
2018 елдан башлап Татарстан Республикасында мәктәп укучыларын заманча программирование телләренә өйрәтү буенча «Яндекс.Лицей» белем бирү проекты гамәлгә куела. Ике еллык уку нәтиҗәсендә укучылар ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләү өчен күнекмәләр алалар.
Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 97 498,4 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән:
Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 52,4 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан «Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры» дәүләт автоном учреждениесенә туберкулезга селектив скрининг уздыруга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидия бирү өчен 10 578,4 мең сум күләмендә өстәмә чаралар бүлеп бирелде.