Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды.
Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.
2017 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте белән киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәләрдә җитештерү күрсәткечләре, 2017 елның 11 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына түләнүче акцизлар һәм 2017 елның ахырына кадәр фаразланучы акцизлар күләме тикшерелде.
2017 елның бюджет керемнәре һәм чыгымнары 235,8 млрд сум, бюджет дефицитсыз булыр дип фаразлана.
Кичә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре белән видеоселектор киңәшмә узды. Чарада Татарсан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан вәкилләр дә катнашты.
Дәүләт Думасы дәүләт сатып алулары турында закон нигезендә РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең РФ кредит рейтингларын бирү һәм аларны саклау буенча халыкара рейтинг агентлыкларын бердәнбер хезмәт күрсәтүчеләр буларак билгели торган законны өченче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль дәүләт регистрация, кадастр һәм картографиясе хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрыгының уртак утырышы узды
Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко РФ Финанс министрлыгының федераль дәрәҗәдә кабул ителгән эшмәкәрлек өчен төбәк салым льготаларының эффективлыгын бәяләү методикасын эшләүләрен сорады.
РФ Финанс министры фикеренчә, кытлык дәрәҗәсе кимү чит илдә кабул ителгән карарларның йогынтысын киметергә тиеш.