Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе республика үсешенә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Финанс министрлыгында узды.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт бюджетын үтәү буенча чараларны билгели торган карарга кул куюы турында хәбәр итте.
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы тору көне.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
2017 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап, 20.00 га хәтле Гомумроссия халыкны кабул итү көне узачак.
2017 елда РФ бюджеты кытлыгы тулаем эчке продуктның 2% артмаячак. Бу хакта РФ финанс министры пәнҗешәмбе көнне узган Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына III фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.
Киңәшмәдә бюджет өлкәсендәге аерым категория хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру өлешендә Россия Федерациясе Президентының “май” Указларын үтәү, шулай ук бухгалтерлык хисабын төзү һәм контроль-ревизия органнары ачыклаган кимчелекләрне бетерү мәсьәләләре тикшерелде.
Икътисадый үсеш министрлыгы 2017 елда РФдә тулаем эчке продукт үсеше темпына бәяне 2% дәрәҗәсендә саклый. Бу хакта министрлык бастырган “Октябрьдә икътисад картинасы”ында хәбәр ителә.