Киләсе айларда рубль курсы шактый стабиль булачак, валюта курсы якынча агымдагы зурлыкта сакланачак, дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.
Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республиканың чаралар планы расланган, барлык муниципаль берәмлекләрдә, министрлыкларда, ведомстводарда планнар эшләнгән, тиешле оештыру комитетлары һәм эш төркемнәре булдырылган.
"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең алга таба үсеше, бары төп куәт күләме арткан очракта гына мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә "ТАИФ" ярдәме белән "Түбән Кама нефть химиясе" булган производстволарны киңәйтү һәм яңаларны төзүне күздә тотучы стратегик үсеш программасын гамәлгә ашыра.
2017 елның 1 яртыеллыгында, 2017 елда көтелгән һәм 2018-2020 елларга фаразларда компанияләрнең йомгак күрсәткечләре тикшерелде.
2017 елның 28 августында ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин республиканың иң эре салым түләүчесе – «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы киләсе өч елга макрофаразны яхшыртты. Нефть бәяләренең динамикасы яхшыру фонында ул рубль курсының һәм икътисад үсешенең бәяләүләрен арттырды, дип хәбәр итә министрлыкның материалларына сылтама ясап Рейтер.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында 2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта 2017 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре каралды һәм сентябрь аена бюджет расланды.
22 август көнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2018 елга чыгымнар проектларын килештерү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармаклары җитәкчеләре белән киңәшмәләр дәвам итә.