Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россия нефть-газ тармагының зур халыкара чарасы - Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 ачылды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышы узды.
Чыгышында Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, академия булдыру ислам белем бирү системасының өч баскычын тулаем формалаштырырга ярдәм итә: мәдрәсә - югары уку йорты- академия.
2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 61,9 %ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә зуган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.
Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!
РФ Хөкүмәте планлаштыруда, шул исәптән 2018-2020 елларга бюджетны формалаштыруда элекечә бик сакчыл бәяләүле макроикътисад фаразының база сценариен нигез итеп алачак. Алдагы чорда мондый тактика үзен аклады, дип белдерде Премьер-министр Дмитрий Медведев.
Россия сәнәгате рецессияле үсеш чорын үтте һәм түбән, әмма тотрыклы үсеш темпларына күчте, дип хәбәр ителә Россия сәнәгате үсеше буенча Югары Икътисад мәктәбе әзерләгән күзәтүдә.
РФ икътисады үсеше июльдәге 1,5% кадәрге акрынаюдан соң августта яңадан тизләнәчәк. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
Киләсе айларда рубль курсы шактый стабиль булачак, валюта курсы якынча агымдагы зурлыкта сакланачак, дип белдерде РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин.