ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанлар министрлыгының утырышлар залында Коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы каршындагы комиссия утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының "2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтнең тормышка ашырылуы" ведомство программасының 2016 елның беренче кварталында үтәшеле турында хисап тыңланды.

Бу турыда җентекле материаллар Татарстан Республикасы финанслар минитрлыгының рәсми сайтында, Коррупциягә каршы тору бүлегендә урнаштырылды.


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан финанс районын үстерү буенча Россия-Малайзия консорциумы җитәкчелеге белән очрашты.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министры антон Герман улы Силуанов катнашында Россия Финанслар министрлыгының Иҗтимагый Советы утырышы узды. Совет вәкилләре һәм ведомство белгечләре Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясенә әзерләнгән доклад кысаларында, министрлыкның 2015 елда иҗтимагый декларациясенед тормышка ашырылуын һәм 2016 елга декларация проектын тикшерделәр.


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Узган ел республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрдән һәм керем булмаган салымнардан кергән акча күләме 208,5 млрд сум тәшкил иткән - бу планның 101,8 процентка үтәлүен аңлата. Шуларның 169 млрд сумы республика бюджетын арттырган. Татарстан бюджетын баланслау өчен, федераль казнадан 9 млрд сум күләмендә “озын” кредитлар җәлеп ителгән. Салымнардан килгән керемнең 54 проценты федераль казнага, 46 проценты исә берләштерелгән бюджет кертемнәренә күчерелгән.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда күп фатирлы торак йортларга капремонт объектларында 1 мең 274 инспекцион тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча техник иминлекне бозуның 6 факты ачыкланган (барлык очраклар да Казанда теркәлгән).

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы агымдагы елның икенче яртыеллыгында Россиянең рейтинг системасы эшләп китәр дип өметләнә. Ул дәүләт акчаларын банкларда урнаштыруны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

"Дәүләт компанияләре һәм дәүләт катнашы булган җитештерүчеләрнең акчаларын банк депозитларына урнаштыру турында без тәкъдимнәр әзерләдек - алар хәзер Хөкүмәттә... Дәүләт ресурларын алырга мөмкин булган банклар санын арттырдык без. Казначылык кына да мондый банклар исемлеген ике тапкырга арттырды", - диде финанслар министры Антон Силуанов АРБ съездында.


8
апрель, 2016 ел
җомга

Дәүләт компанияләренең акчасын урнаштырыр өчен банкларны Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы Россия рейтингларына карап сайланачак, Финанслар министрлыгының бу хактагы тәкъдимнәре Хөкүмәт карашына тапшырылган инде, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов АРБ съездында.

 


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2017 елга федераль бюджет фаразлаганда нигез итеп алу өчен чыгымнарның чиген билгеләүче бюджетның яңа кагыйдәләрен эшләп чыгару  турында максатны үз алдына куймый, дип белдерде журналистларга Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Максим Орешкин. 

 


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы агымдагы елның I кварталында Россия Федерациясе капиталыннан Тулаем төбәк продуктының 3 процентыннан күбрәк күләмдә  күләмендә чиста чыгу фаразлый, дип белдерде Россия Федерациясенең Финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.

"Минемчә, тулай төбәк продуктының 3процентаннан да артык булыр кебек", - диде ул журналистларга.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2016 елда Резерв фонды акчаларын тулысынча куллану куркынычын күрми, дип белдерде финанслар министры урынбасары Максим Орешкин.

"Резерв фондының сарыф итеп бетелүе - андый куркыныч юк", - диде Орешкин журналистларга, агымдагы елда Резерв фонды тулысынча сарыф ителергә мөмкин дигән шик белдергән Бөтен дөнья банкының чәршәмбе көнне бастырылган бәясе турында үз фикерен белдереп.

"Моннан артык (план белән чагыштырганда Резерв фондының чыгымнары - ред.) - куркыныч бар, сарыф итееп бетерү - юк", - дип өстәде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International