“Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты турында”гы (2 нче укылыш) ТР закон проекты буенча депутатлар һәм ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 280 төзәтмә кабул ителгән. Алар ТР Финанс министрлыгы тарафыннан анализланып, республика Хөкүмәтенә җиткерелгән. Төзәтмәләр 29 октябрьгә кадәр кабул ителде.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында комитет җитәкчесе Леонид Якунин хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре катнашты.
2016 елга бюджет һәм акча-кредит сәясәте синхронлаштырылган, бу икътисад алдында торган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк. Бу турыда Дәүләт Думасында РФ финанслар министры Антон Силуанов белдерде.
Нефтькә экспорт пошлинасын "катыру" һәм газга файдалы казылмаларны табуга салымның артыу очрагында Россия Федерациясе бюджетында төбәкләрнең югалтуларын каплауга дотация буларак 54 миллиард сум акча каралган.
РФ Финанслар министрлыгы дүртенче кварталда икътисад үсеше темпының ким чигенә җитәчәк, ул киләсе елның беренче кварталында гына арта башлыячак, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министрлыгы киләсе елда барлык дәүләт компанияләренең инвестицион чыгымнарын казначылык үтәлешенә алачак, бу аларның үтә-күренмәлеген арттырачак. Бу турыда РФ финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Думасында белдерде.
Әгәр дә бюджет дефициты кимемәсә, Россия 2017 елда Милли Байлык фонды акчаларын аны каплауга тотарга мәҗбүр булачак, дип белдерде Финанслар министры Антон Силуанов.
Бүгенге көндә бу максатларда Резерв фонды акчаларын куллану планлаштырыла.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы төбәк хакимиятнең региональ инвестицион проектларарны сайлап алу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Бу гамәл инвесторларның территориягә керүен җиңеләйтәчәк, дип белдерде финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов Россиядә Америка сәүдә палатасы оештырган Ел саен узучы салым конференцисендә чыгыш ясап.
2015 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 179,1 млрд. сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 154,2 млрд. сум, кире кайтарып бирергә кирәк булмаган керемнәр 24,9 млрд. сум тәшкил иткән.
Әлеге мәгълүматларны бүген республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин китерде. Татарстан Республикасы бюджетының 2015 елның 9 аенда үтәлеше нәтиҗәләренә һәм ел ахырына кадәр алда торган бурычлар буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә республиканың Хөкүмәт йортында узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Россия Федерациясенең нефть компанияләре 2016 елда сумның девальвациясеннән өстәмә рәвештә 300 млрд. сум алырга мөмкин, дип белдерде Рф финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
"Безнең бәя буенча, нефть тармагы 2015 елда узган ел белән чагыштырганда һәм 2015 елда булган фаразлар белән чагыштырганда өстәмә рәвештә якынча 400 миллиард сум эшләп табачак. Якынча 300 миллиард сумны алар 2016 елда эшләп табачак. Билгеле инде, бу тәэсир сүлпәнәеп бара", - диде Шаталов, Россиядә Америка сәүдә палатасның салым конференциясендщ чыгыш ясап.