ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Казанда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XX Бөтенроссия ярышларын уздыру планлаштырыла.

 


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябреннән 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына акцизларның 47 405,5 млн.сум күләмендә керүе планлаштырыла.


1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга юлламасы нигезендә, Россия Федерациясенең тотрыклы икътисадый һәм социаль үсешен тәэмин итү, илнең дәүләт, мәдәни кыйммәтләрен һәм икътисадый суверенитетын ныгыту максатларында, 2030 елга кадәр чорга һәм киләчәктә 2036 елга кадәрге чорга илүкләм проектларның яңа блогы эшләнде.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 26-27 декабрьдә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2024 елда җирле бюджетларның көтелгән үтәлеше мәсьәләләре һәм 2025 елга бурычлар буенча киңәшмәләр узды.


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Аналитик кредит рейтингы агентлыгы Татарстан Республикасының кредит рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз "тотрыклы".

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Елның иң тылсымлы бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә булып кайттылар.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында Казанда тренировка манежы һәм универсаль спорт комплексы булган Футболны үстерү үзәге төзеләчәк.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы физик затлар керемнәренә салым буенча салым агентларының айга ике мәртәбә физик затлар керемнәренә салым буенча хәбәрнамә тапшырырга тиешлеген искәртә:


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан финансланучы автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәлгә китерү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International